Россия Федерациясе субъектлары күрсәткечләре буенча 2013-2014 елларның кыш-абзар чорына барлык категориядәге хуҗалыкларда терлекләрнең (дуңгызлардан һәм кош-кортлардан кала) азык белән тәэмин ителеше 99,4 % тәшкил итә, шул исәптән тупас һәм сусыл азык белән – 91,2 %, хайван ризыклары белән – 96,2 %.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге белгечләре тарафыннан Россельхознадзоркүрсәтмәсен үтәү йөзеннән орлык бәрәңгегә ул саклана торган урыннарда аңа хас булган карантин объектлар (алтынсу һәм төссез бәрәңге нематодлары (түгәрәк кортлар), бәрәңге яман шеше, коңгырткүгәрек, бәрәңге көясе һ.б.) булуга тикшерү уздырылды.
Авыл җирлегендә кече бизнесны булдыру һәм үстерү максатында «Халык инициативасы» фонды тарафыннан «Фермер бул» мүгълүмати-агарту программасы эшләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.
16 декабрьдә «РМА-Яңалыклар» («РИА-Новости») Матбугат үзәгендә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның матбугат конференциясе булды.
Бүген Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) шәһәрнең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булды.
2014 елдан Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла башлау турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген республиканың Зеленодольск муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды.
12 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Саха (Якутия) Республикасында Төбәкара агросәнәгать комплексы форумы кысаларында видеоконференцэлемтә режимында, Авыл елына багышланган «Биотехнологияләр – агросәнәгать комплексы үсешенең инновацион юлы» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
14 декабрьдә Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) шәһәрнең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
11 декабрьдә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең республика һөнәр берлекләре комитеты республика агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүче оешмаларның һәм предприятиеләрнең башлангыч һөнәр берлекләре рәисләре һәм һөнәр берлекләре комитетлары бухгалтерлары өчен семинар оештырды.