ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

2013 елның гыйнварыннан 2014 ел октябренә кадәр чорда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” ФДБМУ базасында “Муниципаль хезмәт һәм муниципаль хуҗалык менеджеры” өстәмә белем программасы буенча укулар уздылар (соңыннан квалификация бирелде).

Сарман аграр көллияте базасында һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыМарат Җәббаров катнашты.


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Саба районында быел 180 тоннага якын бал җыйганнар. 2013 елда да шул ук чамада бал җыелган булган. Бу хакта «Татар-информ» агаентлыгы корреспондентына Саба районының Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Фәнил Сираҗиев хәбәр итә.


Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга дәүләт контроле чаралары турында сөйләде.



19
декабрь, 2014 ел
җомга

Иртәгә, 20 декабрьдә, «Казан дәүләт ветеринария академиясе» югары һөнәри белем бирү федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Ачык ишекләр көне узачак.


Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округында кайбер авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең торышы һәм азык-төлек продуктларының минимальҗыелмасының үзкыйммәте турында фикер алыштылар. Тулаем алганда, бу күрсәткеч 2856,02 сум яки 3,9%ка артыграк.


Иртәгә, 20 декабрьдә, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.



18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

«ТИПКА»да “Икътисад һәм АПКга идарә итү” программасы буенча семинар-киңәшмә узды

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2013 – 2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт статистика хисабының Россиядә терлекчелекне үстерү чаралары өлешендәге белешмәләрен комплекслы анализлауны башкара.


Карабодайның яңа сорты «Яшьлек» дип аталды һәм ул дәүләт сорт сынавына тапшырылды, дип хәбәр итәләр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International