Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2013 – 2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт статистика хисабының Россиядә терлекчелекне үстерү чаралары өлешендәге белешмәләрен комплекслы анализлауны башкара.
Агымдагы елның 11 аенда авыл хуҗалыгы оешмаларында сугым өчен үстерелгән терлек һәм кош-корт тере үлчәмдә 7,9 млн.тонна тәшкил итте. Бу узган елның шушы чорына караганда 7,6%ка артыграк. Ә шул исәптән дуңгызлар тере үлчәмдә -12,4%ка, сарык һәм кәҗәләр – 3,8%ка, кош-корт 7,2%ка артты. Шул ук вакытта сугым өчен үстерелгән эре мөгезле терлекләрнең тере үлчәмдәге күләме 3,2%ка кимеде.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында гыйнвар-ноябрьдә җитештерелгән сөт күләме 13,2 млн. тонна тәшкил итте яисә узган елның шушы чорына карата 102,2%. Авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан 4950 килограм сөт савылган – 2013 ел белән чагыштырганда 357 кг (7,8%) артык.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында 11 ай эчендә җитештерелгән йомырка узган елгы дәрәҗәдә диярлек – 28,9 млрд. данә. Бер тавыктан алынган йомырка саны уртача 4кә артыграк һәм ел дәвамында 282 данә тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны агымдагы елның декабрь башына 8,5 млн. иде яисә узган ел күрсәткечләренә карата 97% тәшкил итте.
Чыганак: Россия Федерациясенең Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты