ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә киңәйтелгән киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан әзерләнгән “ТР АПКсын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе” һәм «Леонтьев үзәге» Халыкарасоциаль – икътисадый тикшеренүләр үзәге тарафыннан әзерләнгән “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль – икътисадый үстерү стратегиясе” программасы каралды.
2015 елның 28 гыйнварында Кайбыч муниципаль районының ФедоровскийОлы Кайбыч мәктәпләрендә һәм Мәлки күпфункцияле үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.
Бу шимбәдәягъни 31 гыйнварда, “Казан” агросәнәгать паркында икмәк һәм кондитер әйберләре, шулай ук ярма һәм майонезлар күргәзмәсе һәм аларны сату узачак.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
28 гыйнварда Актаныш муниципаль районында ел саен була торган “Алдынгылар слеты” узды, әлеге чара район үсешенә үз өлешләрен керткән төрле тармак хезмәткәрләренә, авыл кешеләренә багышлана. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре КФХларына дәүләт ярдәме күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру буенча планлы тикшерү чараларын уздыру максатында Чистай муниципаль районына килделәр. Районда 12 хуҗалык гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә һәм яшь фермерларга ярдәм итүгә бюджет акчалары алдылар.
«Умартачылык идарәсе» ДБУ хәбәр иткәнчә, 2015 елның 24 февраленнән мартына кадәр республика умартачылары «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификацияләрен күтәрәчәкләр. 

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда 2014 елда кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлегенең тулаем күләме 16,2млрд. сум тәшкил итте, 2013 елга караганда үсеш 1,6 млрд. сумнан артыгракКулланучыларкооперациясенең 17 оешмасы эшчәнлегендә тотрыклылык һәм үсеш күзәтелә, 12 районда артка китеш бар. Бу күрсәткечләрне Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми җыелышында китерде. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Җыелыш 2014 елда кулланучылар җәмгыятьләре эшчәлегейомгакларына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативбелешмәләреннән күренгәнчә. 217 гыйнварга бер тәүлек эчендә җитештерлегән гомуми сөт күләме 2893,6 тонна тәшкил итә, бу – узагн елның шушы датасына караганда 130,8 тоннага яисә 5 процентка артыграк.
Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Шуңа күрә Бөгелмә районы игенчеләре авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә 6 фермер терлекчелек продукция җитештерү белән шөгыльләнәләр (4се бары тик кырчылык белән генә). Барлык фермерлар үз фермерларын үстерүгә барлык төрдәге дәүләт ярдәмен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International