Актаныш районында алдынгыларның еллык слеты узды

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварда Актаныш муниципаль районында ел саен була торган “Алдынгылар слеты” узды, әлеге чара район үсешенә үз өлешләрен керткән төрле тармак хезмәткәрләренә, авыл кешеләренә багышлана. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Эшлекле сәфәр барышында мминистр урынбасары район ветеринария берләшмәсе базасында төзелгән яңа лабораториядә дә булды. Әлеге лабораториядә терлек азыкларына тикшерү уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International