2015 елның 28 гыйнварында Кайбыч муниципаль районының Федоровский, Олы Кайбыч мәктәпләрендә һәм Мәлки күпфункцияле үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультеты деканы урынбасары Игорь Сержанов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе доценты Владимир Баранов, Кайбыч муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, мәгариф бүлеге башлыгыИлдар Шакиров һәм башкалар катнашты.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын авыл хуҗалыгы белгечләренә дәүләт ярдәме программалары белән таныштырдылар. Районның 7 мәктәбеннән барысы 120 укучы катнашты.