Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКны тотрыклы үстерү концепциясе һәм Татарстан Республикасын социаль – икътисадый үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә киңәйтелгән киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан әзерләнгән “ТР АПКсын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе” һәм «Леонтьев үзәге» Халыкарасоциаль – икътисадый тикшеренүләр үзәге тарафыннан әзерләнгән “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль – икътисадый үстерү стратегиясе” программасы каралды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары СәрияСираҗиева, Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институты ректоры, профессор Николай Якушкин, Казан ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, Казан ДВМА ректоры, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Галимҗан КәбировРФА Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Марсель Таһиров, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Рөстәм Сәхапов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисеКамияр Байтемиров, AV Group президент Алексей Крыловский, «Татарстан-2030» проектының җирле офисы җитәкчесеВладимир Грицких һәм башкалар катнашты.

Проектның фәнни җитәкчесе, «Леонтьев үзәге» Халыкара социальикътисадый тикшеренүләр үзәгенең Ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич стратегияне эшләү һәм гамәлгә ашыруның төп этапларына тукталды, ул, конкуренциягә сәләтле, вертикаль интеграцияләнгән киңкүләмле кластерларны үстерү зарурлыгы - төп стратегик бурыч, дип билгеләп үтте.

ТР АПКсын тотрыклы үстерү концепциясе һәм методологиясе буенча төп нотык белән Казан ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов чыгыш ясады. Концепциянең максаты  авыл хуҗалыгын үстерүдә азык-төлек иминлеген һәм агросәнәгать җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган принципларны, юнәлешләрне һәм өстенлекләрне эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International