Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Чистай районы фермерларына дәүләт ярдәме күрсәтү программасының үтәлешен тикшерделәр

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре КФХларына дәүләт ярдәме күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру буенча планлы тикшерү чараларын уздыру максатында Чистай муниципаль районына килделәр. Районда 12 хуҗалык гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә һәм яшь фермерларга ярдәм итүгә бюджет акчалары алдылар.

Барлык КФХлары эшли, фермалар төзелә, техника, терлек сатып алалар, иртәге көн турында уйлыйлар.

Мәсәлән, Татар Елтаны авылыннан «Камалов Р.Р.» КФХ берничә ел инде сөт җитештерү белән шөгыльләнә, гаилә фермасында чисталык, тәртип хөкем сөрә, фермада 30 баш сыер бар. Ферма эчендә якты, коры, идәнендә плитка җәелгән, заманча терлекчелек җайланмалары белән җиһазландырылган. Хуҗалык көн саен 250 литр сөт тапшыра, җәй көннәрендә бу күрсәткеч 450гә җитә.

Кызыл Яланнан Шәйхетдиновлар КФХ да уңышлы эшләп килә. Берничә ел эчендә шәхси ярдәмче хуҗалыктан нык фермер хуҗалыгына әверелде. КФХда 43 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 16 сыер. Көн саен 30ар сумнан 130 литр сөт бирәләр. 2012 елгы грантка алдар трактор, авыл хуҗалыгы техникасы, яшь бозаулар алдылар. 134 га җирләре бар, шунан 60 гектары үзләренеке.

Дүртөйле авылында «Рәхмәтуллин А.Х» КФХ банкрот авыл хуҗалыгы предприятиесеннән ташландык терлек биналарын сатып ала, 2013 елгы грант акчаларына сыер абзарын ремонтлый. Хәзер 87 эре мөгезле терлеге бар, шул исәптән 41 сыер. Көн саен 300 литр сөт тапшыралар.

Ярты ел элек кенә грантлар алган фермерлар Мясников С.В., Гатин М.А. сөт фермасын үстерү һәм бөртекле культураларҗитештерү буенча һәркайсы үз проектын гамәлгә ашыра.

Әңгәмә барышында фермерлар авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә документлар әзерләүдә булышканнары, җитштерүмәсьәләләре буенча консультацияләр өчен рәхмәт белдерделәр. Хуҗалыгында 10 һәм аннан күбрәк сыерлар булганнарга район бюджетыннан да ярдәм күрсәтелде, быел 5 сыер асраучыларга да шундый ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Фермерлар билгеләп үткәнчә, проблемалар да юк түгел. Болар - кредитлар буенча процент ставкалары артуга бәйле проблемалар. 2015 елның гыйнварында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар алуның республика буенча узган елга караганда 8 мәртәбәгә кимүе дә шуңа бәйле. Бу, әлбәттә, авылда кече хуҗалык рәвешләрен үстерүгә тоткарлык тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International