Бүген «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2015 » VII Республика конкурсы узды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖендә «ВолгаСтройЭкспо» XX юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2015 » VII Республика конкурсы узды.

Конкурс оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартлары булдыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын, хезмәтне саклау өлкәсендә уңай пропаганданы арттыру, хезмәтне саклау белгече вазыйфасының абруен күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе тарафыннан үткәрелде.

Конкурста юридик затларның вәкилләре һәм физик затлар катнашты. Барысы 100 кеше иде.

Агымдагы елда чарада «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Кама Беконы» ҖЧҖ, «Русский Стандарт Водка» ҖЧҖнең Буа спирт заводы филиалы кебек агросәнәгать комплексы предприятиеләре вәкилләре, Спас муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Иң яхшы унлык составына «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖнең хезмәтне саклау буенча белгече һәм газ җайланмалары өчен җаваплы хезмәткәре Исламгали Минһаҗев керде һәм ул призлы IV урынны алды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе ФәнилГабдрахманов катнашты.

«Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2015 » VII Республика конкурсын уздыруда актив катнашканы өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәтне саклау секторының әйдәүче белгече Айсылу Нигъмәтуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International