Россия Федерациясе Президенты «Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры турында» Указга кул куйды.
Указның тексты:
«Россия Федерациясе Конституциясенең 83 статьясындагы «д» пункты һәм «Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 9 пунктының «а» пунктчасы нигезендә КАРАР БИРӘМ:
1. Ткачев Александр Николаевичны, Краснодар крае администрациясе башлыгы (губернаторы) вазыйфасыннан үз теләге белән аның отставкасын кабул итеп, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләп куярга.
2. Әлеге Указ аны имзалаган көннән үз көченә керә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Николай Федоров Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе итеп билгеләнде.