Менделеевск районында терлеклекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләүнең барышын тикшерделәр

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Менделеевск муниципаль районының «Кама Колхозы» ҖЧҖ базасында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Мамадыш, Кукмара, Балык Бистәсе, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск муниципаль районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек буенча консультантлары, нәсел хезмәте белгечләре, ветеринария инспекторлары, зоотехникларыветеринария табиблары, ферма мөдирләре һәм башкалар катнашты, барысы 120 кеше иде.

Терлекчелек буенча 1 кварталдагы эш йомгаклары һәм 2015 елның җәйге чорына бурычлар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов таныштырды.

Нәсел эше хезмәтенең эш йомгаклары һәм агымдагы ел ахырына кадәр куелган бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров чыгыш ясады.

Районнардагы терлекләр сакланышы һәм лейкоз торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов сөйләде. Ул шулай ук терлек сую пунктлары буенча таможня берлеге регламентын үтәү мәсьәләләренә дә кагылды.

Сөт терлеге өчен югары протеинлы һәм экструдицияле азык әзерләү һәм куллану технологиясе турында Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакиров сөйләде.

Семинарда катнашучылар каршында шулай ук «Биокам» ҖЧҖ, «Биоамид» ЯАҖ компанияләренең вәкилләре һ.һб.лар чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше «Кама Колхозы» ҖЧҖ базасында узды. Катнашучыларны эре мөгезле терлекләр лагере, бозаулату бүлеге һәм профилакторий белән, азык җыю техникасының торышы һәм яшел конвейерны оештыру эшләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International