Арча районында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү буенча семинар узды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Кичә Арча муниципаль районының Урта Корса авылында “Корса МТС” ҖЧҖендәтерлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү һәм терлекчелек тармагы буенча агымдагы елның 1 кварталына йомгаклар темасына семинар-киңәшмә узды.

Сәламләү сүзе белән һәм район белән кыскача таныштырып, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясады.

Терлекчелек буенча 1 кварталдагы эш йомгаклары һәм 2015 елның җәйге чорына бурычлар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов таныштырды.

Районнардагы терлекләр сакланышы һәм лейкоз торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Ул шулай ук терлек сую пунктлары буенча таможня берлеге регламентын үтәү мәсьәләләренә дә кагылды.

Нәсел эше хезмәтенең эш йомгаклары һәм агымдагы ел ахырына кадәр куелган бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров чыгыш ясады.

Об итогах работы племенной службы и предстоящих задачах до конца текущего года выступил начальник КУ "ГГСХУ племенным делом в животноводстве Минсельхозпрода РТ" Ильсур Закиров.

Сөт терлеге өчен югары протеинлы һәм экструдицияле азык әзерләү һәм куллану технологиясе турында Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакиров сөйләде.

Сыерларда сөтнең продуктлылыгын арттыру һәм белгечләрне укыту ысуллары турында Россиядә Danone компанияләренең "Волга" Группа” дивизионының авыл хуҗалыгы менеджеры Айрат Хафизов чыгыш ясады. Ул эшкәртелмәгән сөт җитештерүне арттыру буенча «Молочная Бизнес Академия» (Бизнес Сөт Академиясе) коммерциягә карамаган автоном оешма турында сөйләде, анда сөт җитештерүчеләргә сөт терлекчелеге өлкәсендә яңача эшләү тәҗрибәсен бирәләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче белгечләргә сөт бизнесының югары технологияләрен өйрәтәләр, Россиядә сөт бизнесы буенча югары квалификацияле кадрлар резервы әзерлиләр.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә “Корса МТП” ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Рәуф Гыйләҗетдинов   хуҗалыкта терлекчелек тармагындагы югары күрсәткечләргә ирешү, азык җитештерү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Сөт фермаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча республика программасында катнашулары турында сөйләде.

Арча муниципаль районының җитештерү-икътисадый күрсәткечләре белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Габбасов таныштырды.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Корса МТП” ҖЧҖ хуҗалыгының җәйге лагеренда узды. Катнашучыларны эре мөгезле терлекләр лагере, бозаулату бүлеге һәм профилакторий белән, эре мөгезле яшьтерлекләр үстерүнең торышы, сыер саву җайланмалары, азык базасын ныгыту эшләре белән таныштырдылар.

Катнашучылар тагын ясалма аталандыру пунктының эше, сөт лабораториясе, иммунопрофилактика чаралары уздыру графигы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International