Кичә Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү һәм терлекчелек буенча агымдагы елның 1 кварталына йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды.
Сәламләү сүзе белән һәм район белән кыскача таныштырып, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов чыгыш ясады.
Терлекчелек буенча 1 кварталдагы эш йомгаклары һәм 2015 елның җәйге чорына бурычлар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов таныштырды.
Районнардагы терлекләр сакланышы һәм лейкоз торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов сөйләде.
Сөт терлеге өчен югары протеинлы һәм экструдицияле азык әзерләү һәм куллану технологиясе турында Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакиров сөйләде.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә “Чынлы” ҖЧҖ хуҗалыгы директоры Борис Гафуров хуҗалыкта терлекчелек тармагының перспектив үсеше белән таныштырды, энергияле һәм югары протеинлы азык әзерләү, Сөт фермаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча республика программасында катнашулары турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Чынлы” ҖЧҖнең җәйге лагеренда узды. Катнашучыларны эре мөгезле терлекләр лагере, бозаулату бүлеге һәм профилакторий белән, азык җыю техникасының торышы һәм яшел конвейерны оештыру эшләре белән таныштырдылар.
Мондый чараларны атна дәвамында республиканың тагын 5 зонасында үткәрү планлаштырыла. Бүген семинар-киңәшмә Арча муниципаль районының “Корса МТС” ҖЧҖендә уза, анда Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Питрәч, Саба муниципаль районнары катнаша.