Республиканың 9 районында сабан чәчүләре бара

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, Республиканың 9 районында сабан чәчүләре бара.

Районда сабан чәчүе барлыгы 4,2 мең га мәйданда башкарылганшул исәптән бөртеклеләр – 4,0 мең га, арпа 3,5 мең га мәйданда. Иң күп мәйдан – 2693 гектардан артык – Нурлат муниципаль районы аграрчылары тарафыннан чәчелгән, аннары 300 гектардан артык Чистай, Азнакай һәм Аксубай муниципаль районнары.

Чистай, Апас һәм Нурлат муниципаль районнарында солы чәчәргә керештеләр, Аксубай районында шикәр чөгендере чәчәләр.

Татарстан районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау дәвам итә, бу эш 322,2 мең га мәйданда башкарылган, ягъни планның 30 %ын тәшкил итә. Көзге культураларга - 190,3 мең га,күпьеллык үләннәргә 131,9 мең га мәйданда ашлама кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International