Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Делегация составына Новгород өлкәсе Губернаторы Киңәшчесе Сергей Воронов, Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Бойцов, Новгород өлкәсе Чудовский муниципальрайоны башлыгы Лариса Паюк, «Агентство развития» ҖЧҖнең коммерция директоры Владимир Антиповкергән.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары МаратҖәббаров, Ришат Хәбипов, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов,«Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге (РАЦИН)" ДУП генераль директорыӘсхать Шәрәпов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков катнашты.
Новгород өлкәсе делегациясен агросәнәгать комплексы өлкәсендә Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар һәм хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанда булган вакытта делегация “Казан” агросәнәгать паркында, Казан ипподромында булырга өлгерделәр.
Агросәнәгать паркында кунаклар сәүдә залын карадылар, андагы продукциянең ассортименты белән таныштылар. Делегатлар сыйфатлы сөт һәм ит продукциясенең күп булуын һәм Ерак Көнчыгыштан диңгез продуктларының булуын да билгеләп үттеләр.
Аннары кунакларга фермер продукциясе тикшерү уза торган заманча лабораторияне, склад урыннарын, суыткыч камераларын һәм җитештерү блокларын күрсәттеләр.
Делегатларга аеруча Агропаркның мәйданы, аның иркенлеге һәм, әлбәттә, сәүдә залларында гына түгел, ә җитештерү һәм склад урыннарындагы чисталык ошады. Делегатлар Агропаркның бүгенге көндә Россиядә бер структурага саклауны да, эшкәртүне дә, җитештерүне дә бергә берләштергән бердәнбер комплекс булуын таныдылар.