ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның 10-12 апрелендә Биектау район үзәгендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Ул  1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган иде.

11
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруга керештеләр, бүгенгә 55 мең га мәйданда ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
11 апрельдә Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре узды.

10
апрель, 2015 ел
җомга
10 апрельдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, эре инвесторлар өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча укулар тәмамлангач, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде.
Иртәгә11 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры башлыгы Николай Федоров Казанга эш визиты белән килгәч, Индонезия Республикасының икътисад мәсьәләләре буенчаминистр-координаторы Софьян Джалил белән очрашты.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 9-10 апрелендә Казанда икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Халыкара Хөкүмәт комиссиясенең сигезенче утырышы уза. Россия ягыннан Комиссияне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли, ә Татарстан Республикасыннан Комиссия составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кергән, Венгрия ягыннан Комиссияне Венгриянең тышкы икътисадый багланышлар һәм чит илләр эшләре министрыПетер Сийярто җитәкли.
апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария учреждениеләренең 2015 елныңмарт ае эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.
Гидротехник корылмаларның һәм сугару системаларының 2015 елгы авыл хуҗалыгы культураларын вегетацияләү сезонын үткәрүгә әзерлеге уртача 62,7 процентка бәяләнә.Апрель башына булган бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә саклана.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International