Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2015 елның 6 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да милли бәйрәм - Сабантуй белән котлыйм!

Сабантуй - татар халкының, шулай ук Татарстан Республикасының барлык күпмилләтле халкының иң яраткан һәм иң көтеп алынган бәйрәме. Ул бөтен җирдә киң колачлап, гөрләп уза. Аның Сабан туе дип аталуы да юкка гына түгел, чөнки мең еллап тарихы булган бу бәйрәмне татар халкы элек-электән кырларда сабан чәчүләре тәмамлангач уздыра. Нәкъ менә Сабан туенда, милли традицияләрне, дуслык-туганлык җепләрен гасырлар буенча саклап килә һәм ныгыта торган, туган телебезгә һәм мәдәниятыбызга булган мәхәббәтне буыннардан-буыннарга җиткерә торган “сабан бәйрәмендә” һәр елны беренче кыр батырларына, яңа уңышка нигез салган игенчеләргә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерәләр, аларны хөрмәтлиләр. Татарстаныбыз барлык җитештерү тармакларында эшләүче хезмәтчәннәрнең, фән һәм иҗат зыялылары вәкилләренең уңышы белән, спортчыларыбыз яулаган җиңүләр белән чын мәгънәсендә горурлана ала.

Бөтен халык бәйрәменә әверелгән Сабантуй быел да сездә онытылмаслык матур хисләр калдырсын, мавыктыргыч ярышлардан, уен-көлке, күңел ачулардан алган күңел күтәренкелеге алдагы көнгә якты өмет-ышанычлар тудырсын, республикабызның матур киләчәге өчен алда торган бурычларны үтәп чыгарлык бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, дәрт өстәсен, ел буенча җитәрлек итеп җанга рәхәтлек бирсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете һәм эш-хезмәтегездә уңышлар телим! Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек, муллык булсын!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                                                                             М.Г. Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International