ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасының дуңгызчылык сәнәгате Россия Федерациясендә иң эре тармакларның берсе булып санала. Безнең республикага Идел буе федераль округында җитештерелә торган дуңгыз итенең 18проценты (тере үлчәмдә) туры килә (1 нче урында тора).

13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы» I Республика фестиваль-конкурсы оештыру комитетының утырышы булды.
Бүген республикада авыл җирендә кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә субсидияләнгән уңайлы кредитлар бирәләр. Татарстан кешеләре эшкуарлыкка ярдәм итү буенча республиканың төрле президент программаларында актив катнашалар һәм үз эшләрен ачалар.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Пенза өлкәсендә булды.
Әлки районының Чуаш Кичүе авыл җирлегендә барысы 376 шәхси хуҗалык бар, өч торак пунктта 1184 кеше яшиЭре мөгезле терлекләр саны - 750 башшул исәптән сыерлар – 250 баш, сөт кәҗәләре - 40 башБу елның 7 аенда шәхси сектордан 340 тонна сөт сатылган.

12
август, 2015 ел
чәршәмбе
12 августка республикада 696 мең га мәйданнан 1481,9 мең тонна ашлык суктырып алынды. Гектардан уртача 21,3 центнер ашлык чыга.
Татарстан Республикасы формированиеләрендә 2015 елның җиде аенда 245,7 мең баш сыердан 699,5 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 104%) сөт савылган.
Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатында, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә түләнәчәк. 

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Кичә, 10 июльдә, Балтач районының Түбән Сосна авылындагы «Сосна» ҖЧҖ кырларында туфрак эшкәртү технологиясе темасына семинар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International