Әлки районының Чуаш Кичүе авыл җирлегендә барысы 376 шәхси хуҗалык бар, өч торак пунктта 1184 кеше яши. Эре мөгезле терлекләр саны - 750 баш, шул исәптән сыерлар – 250 баш, сөт кәҗәләре - 40 баш. Бу елның 7 аенда шәхси сектордан 340 тонна сөт сатылган.
Җирлектә терлекләр тоту өчен мөмкинлекләр җитәрлек, болыннарда табигый үскән печән, үлән дәкүп.«Красный Восток-Агро» ААҖ җир пайлары өчен 2,5әр центнер ашлык бирде. Моннан тыш, «Билданов», «Гыйзетдинов» КФХлары да иген үстереп, ашлык саталар. Халыкның күпчелеге терлек асрарга тырыша. Мәсәлән, Ленар Хәйруллин, Рәис Бакиров, Рәмис Вәлиуллин, Рәмис Галиуллин, Рәуф Низамов гаиләләре 12шәр тонна һәм аннан да күбрәк сөт саттылар. Әсхать Билданов гаилә фермасы сыерлар санын 25кә һәм Фәнис Бакиров гаилә фермасы атлар санын 160ка җиткереп, уңышлы эшләп киләләр. Терлекчелек фермаларын үстерү өчен аларга 4,2 млн. сум күләмендә грантлар бирелде.
Әлки районында гражданнарның шәхси хуҗалыкларына ярдәм итү программаларында катнашу өчен 2015 елда мини-фермалар төзүгә (8 баш сыерга кадәр) 16 гаилә гариза бирде. Хуҗалыклардан таналар сатып алу өчен 30дан артык гариза алынды. 2015 елда район кешеләренә сыерлар һәм сөт кәҗәләрен тоту өчен (2730сыер, 480 сөт кәҗәсе) 8,7 миллион сум күләмендә субсидияләр бүлеп биреләчәк.
Районда 43 сөт җыючы халыктан сөт сатып алу белән шөгыльләнә. 2014-2015 елларда хуҗалыкта 3тән күбрәк сыердан сөт тапшыручыларга 89 шәхси саву җайланмасы тапшырылды, алар сөт җыючылар акчаларына алынды һәм мондый хуҗалыкларга бушлай бирелде. «40х60» республика программасы буенча 12 сөт саву җайланмасын сатып алуга субсидия бирелде.