Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Сосна» ҖЧҖтә җир эшләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Кичә, 10 июльдә, Балтач районының Түбән Сосна авылындагы «Сосна» ҖЧҖ кырларында туфрак эшкәртү технологиясе темасына семинар уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин«Татарстанның элиталы орлыклары» асоциациясе җитәкчесе Юрий Еров, «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР филиалы җитәкчесе Вагиз Минһаҗев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район хуҗалыкларының баш агрономнары һәм инженерлары катнашты.

Киңәшмәдә туфракны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Басуларның 16 – 20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамырына дым үткәрми торган каты катлам ята. Шуңа күрә хәзер безнең шартларда, бигрәк тә соңгы елларда кабатланып торган корылык шартларында, туфракны тирәнтен эшкәртү бик мөһим.

Семинар барышында башка агротехник алымнар, көчле егәрлекле яңа авыл хуҗалыгы техникасын куллану мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды. Мисалга Балтач районы хуҗалыкларыннан китерелгән тракторлар һәм агрегатлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International