Тритикале — кыйммәтле культура, аны җитештерүгә Татарстанда да зур игътибар бирә башладылар. Мәсәлән, республикада быел бу культураны 10,3 мең га мәйданда җыеп алачаклар.
Мәгълүм булганча, көзге тритикале — күп юнәлешле культура: аны азык-төлек, терлек азыгы һәм техник максатларда кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә бу культураның дөньякүләм чәчү мәйданы3,7 млн. гектарга җитә, 12,5 млн. тонна ашлык җитештерелә.
Тритикале шактый күп сыйфатларга ия: югары уңдырышлылык, кышка чыдамлылык, корыга чыдамлылык, туфракка яраклашу, авыруларга чыдамлылык, туфрактагы файдалы матдәләрне һәм ашламаның туклыкландыру элементларын үзләштерүчәнлек һәм башкалар. Көзге тритикале - фураж культураларыннан арпа һәм солыны да алыштыра ала.
Уздырылган селекция һәм технологик тикшеренүләр барышындагы биохимик һәм биологик тестлартритикале җитештерүнең югары нәтиҗәле булуын һәм аны азык-төлек, фураж һәм сәнәгать максатларында кулланып булуын күрсәтте. Бу культура биоэнергия алу өчен кыйммәтле һәм альтернатив чыганак.
Тритикале оны үзенең үзенчәлекле сыйфатлары ягыннан кондитерлык сәнәгате өчен менә дигән чимал, бодай онына караганда, аннан пешерелгән печенье, пряниклар, кекслар, бисквитлар күпкә сыйфатлырак.Тритикале онынан пешкән продукция бодайныкына караганда әкренрәк искерә.
Ә икмәккә килгәндә исә, аның өстенлеге бодайныкына караганда түбәнрәк. Аның онынан ипи әзрәк кабара, җәелебрәк китә. Әмма туклыклылыгы ягыннан өстенрәк. Күп илләрдә ипи пешергәндә аны өстәмә итеп (20-50%) кулланалар.
Агрария галимнәре белешмәләренә караганда, тритикале бөртегендәге аксым 13%тән 19%ка кадәр. Ипи пешерү өчен тәкъдим ителә торган сортларда җилемлелек 21%тан 24%ка кадәр, крахмал - 63,2- 69,9%.
Тритикаленың җитештерелә торган сортлары универсаль түгел, аларны бары тие аерым юнәлешләрдә генә кулланырга мөмкин: яшел азык, фураж, азык-төлек продуктлары җитештерү, техник максатлар һәм тирәнтен эшкәртү өчен.
Соңгы елларда В последние годыкөзге трикале селекциясе үсештә. Һәр елны 3-5 яңа сорт чыгарыла. Аларга югарыда санапп кителгән сыйфатлар хас. Бүгенге көнгә яфрак һәм вирус авыруларына бирешми торган бердәнбер бөртекле-башаклы культура булып санала. Көзге тритикаледан тыш, аның язгы сортлары да бар. Селекция планында тритикале чагыштырмача яңа культур булып санала, мәсәлән, Урта Идел буенда аның буенча селекция эше бөтенләй башкарылмый диярлек.
Иң таралган сортлары: Немчиновский 56, Михась һәм Корнет, кыска сабаклы Башкорт сорты. Бу культурачәчүлекләренең, аны куллану төрлелегенең артуына бәйле рәвештә, Татарстанда трикалега кызыксыну артты.
Россия Федерациясендә Беларуссия фәнни-җитештерү үзәге һәм ТатНИИСХ селекционерлары хезмәттәшлеге нигезендә чыгарылган көзге трикаленың яңа Бета сорты дәүләт сынавы уза. Яңа сортның продуктлылыгы гектардан 9 тоннага кадәр булырга мөмкин.