Татарстан Республикасы дуңгыз ите җитештерү буенча Идел буе федераль округында 1 нче урында тора

2015 елның 14 августы, җомга

Татарстан Республикасының дуңгызчылык сәнәгате Россия Федерациясендә иң эре тармакларның берсе булып санала. Безнең республикага Идел буе федераль округында җитештерелә торган дуңгыз итенең 18проценты (тере үлчәмдә) туры килә (1 нче урында тора). Бүген республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 441,5 мең баш дуңгыз исәпләнә (узган елга карата 101%). Бу елның 7 аендасәнәгать секторында 47,9 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән.

Республикада «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ, «ТатМитАгро» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ, ООО ПСК «Салман» ҖЧҖ актив үсештә. Бу предприятиеләрне үстерү стратегиясе нигезендә Татарстан Республикасында берничә инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.

«Камский Бекон» ҖЧҖендә 2014 елда 48,9 мең тонна дуңгыз ите (тере үлчәмдә) җитештерелгән. Елга 950,4 мең баш дуңгыз ите, 89,9 мең баш эре мөгезле терлек ите, ягъни тәүлеккә 150 тонна продукция җитештерерлек предприятие төзелде. Компания Татарстан Республикасы Минзәлә районында 12,6 мең ана дуңгызга исәпләнгән комплекс төзү программасын гамәлгә ашыра башлады. «Камский Бекон» ҖЧҖтә төзелгән инфраструктура, дәүләт ягыннан тиешле инвестиция проектлары булганда, 2020 елга дуңгыз ите җитештерү күләмен елга 100 мең тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Авангард» ҖЧҖ. Монда эре мөгезле терлекләр һәм дуңгыз сую һәм эшкәртү, ярымфабрикатлар һәм әзер продукция җитештерү цехы файдалануга кертелде. Аның куәте сәгатькә 40 баш дуңгыз, 10 баш эре мөгезле терлек, бу әле чик түгел, эре мөгезле терлек эшкәртү 25 башка кадәр җитәргә мөмкин. 3500 баш ана дуңгызга исәпләнгән комплекс төзелә, ит җитештерүне бер елге 9 мең тоннага арттырып, тере үлчәмдә 21 мең тоннага кадәр җиткерергә планлаштыралар.

«Нәүрүз» ҖЧҖ дуңгыз комплексын 1850 башка җиткерүне һәм дуңгыз ите җитештерүне 4,1 мең тоннага кадәр җиткерүне планлаштыра.

Читтән керә торган авыл хуҗалыгы продукциясен заманча дуңгыз комплекслары төзү тәҗрибәсе булган агрохолдинглар тарафыннан тиз арада алыштыру бурычын хәл итү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны кредитлау мәсьәләрен координацияләү комиссиясе тарафыннан 98 инвестиция проекты каралды һәм сайлап алынды.

2013-2020 елларга дәүләт программасында үзебездә дуңгыз ите һәм дуңгыз ите продукциясе җитештерүчеләрне яклау чаралары комплексы каралган. Дуңгызчылыкны үстерүгә 8 елга кадәр кредитлар һәм заемнар буенча процент ставкаларын рефинанслауның 2/3се күләмендә субсидияләү мөмкинлеге сакланып калды. Россия Федерациясе территориясендә дуңгызлар африка чумасы таралуны кисәтү һәм бетерү чараларын гамәлгә ашыруга да субсидияләр каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International