12 августка республикада 696 мең га мәйданнан 1481,9 мең тонна ашлык суктырып алынды. Гектардан уртача 21,3 центнер ашлык чыга.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар иң күп мәйданда җыелгын муниципаль районнар:Апас – 57% (17,7 мең га, суктырылган – 42,2 мең тонна ашлык), Буа – 55% (30,1 мең га,суктырылган – 59,4 мең тонна), Зәй – 55 % (22,1 мең га, суктырылган - 59,5 мең тонна), Нурлат – 55 % (22,7мең га, суктырылган – 46,2 мең тонна), Әлки – 54 % (24,8 мең га, суктырылган - 54,5 мең тонна).
Бөртекле культураларның уртача уңдырышлылыгы буенча Актаныш районы алда бара – гектардан 31 центнерашлык. Балтач районында уңдырышлылык күрсәткече – 29,4 ц/га, Тукай районында – 28,4 ц/га.
Республикада 283,9 мең га мәйданда көзге бодай суктырылган, 176,6 мең га мәйданда – көзге арыш, 161,6мең га – арпа, 37,6 мең га мәйданда борчак суктырылган. Көзге бодай – 603,4 мең тонна, көзге арыш – 392,4мең тонна, арпа – 355,4 мең тонна, борчак 58,4 мең тонна җыелган.