Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның җиде ае йомгаклары буенча машинада сыер саву алдынгыларының исемнәрен атадылар

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы формированиеләрендә 2015 елның җиде аенда 245,7 мең баш сыердан 699,5 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 104%) сөт савылганБер сыердан уртача сөт күләме 3000 кг тәшкил итә. 209,2 мең тонна (2014 елга карата 104%)кош һәм терлек җитештерелгән (үстерелгән)шул исәптән эре мөгезле терлек – 54,3меңтонна (узган елга карата 102%).

Республика буенча машинада сыер саву алдынгылары ачыкланды. Алдынгылар исемлеге алар караган терлекләрнең продуктлылыгын исәпкә алып төзелде.

урынга Кукмара муниципаль районы “Урал” АХҖКыннан Наилә Мифтахова лаек булды. Бу елның җиде аенда ул бер сыердан 6993 кг сөт сауган.

2 урында – Чүпрәле муниципаль районы “Чынлы” ҖЧҖ хезмәткәре Нурзидә Сөләйманова (6554 кг сөт).

3 – 10 урыннарны 5-6 тонна сөт савып алган операторлар бүлештеләр, болар: Гөлия Гасимуллина (5923 кг) –Арча районы «Ак Барс» агрокомплексы ҖЧҖ, Гөлсирә Гатина (5821 кг) Алексеевск районының«Родина»колхозы, Наталья Бабатьева (5645 кг) – Мамадыш районы «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ, ЛандышХөснетдинова (5500 кг) – Мөслим районы "Шиһапов" КФХ, Венера Миңнеәхмәтова (5343 кг) – Актанышрайоны Нур Баян ис. ҖЧҖ, Галина Николаева (5296 кг) – Буа районы «Коммуна» ҖЧҖ, Резидә Галимҗанова (5037 кг) – Әтнә районы «Кушар» АХҖК, Лилия Зәйдуллина (5033 кг) – Азнакай районы «Марс» ҖЧҖ.

Рейтингның икенче ятрысында 213 көн эчендә бер сыердан 4,3 – 5 тонна сөт сауган алдынгы операторлар билгеләнде, болар: Фирая Бикбова – Кайбыч районы “Яңа юл” ПККХ, Зөлфия Насыйбуллина – Саба районы«Саба» ҖЧҖ, Гөлнур Сибәгатуллина – Алабуга районы «Яшь Көч» АФ ҖЧҖ, Римма Кузнецова - Балтач районы «Труд» ҖЧҖ, Люзия Фәтхуллина – Апас районы «Апас» АФ ҖЧҖ, Римма Фәткуллова – Тәтеш районы Р.Г. Сафиуллов КФХ, Зөлфия Заһидуллина – Биектау районы «Татарстан» АФ ҖЧҖ, ИлмираЗәйнетдинова – Кама Тамагы районы «Олы Кариле» ААҖ, Әнисә Москвич – Баулы районы «Берлек» ҖЧҖ,Мөршидә Бикмөхәммәтова  Зеленодольск районы «Красный Восток Агро» ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International