Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Пенза өлкәсендә булды

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Пенза өлкәсендә булды.

Делегация составында шулай ук Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ««Ак Барс»холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов«Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов һәм Татарстанның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бар иде.

Делегация Түбән Моловка районының Аршиновка авылындагы «Русмолко» ИК ҖЧҖ сөт комплексында булды. Бу предприятие илнең сөт базарында иң эреләрдәнПенза өлкәсендә әйдәүче сөт җитештерүчеләрдән санала. Яңа комплекс  тәүлегенә 120 мең тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән.

Аннары «Карусель» сөт саву залында, сыер абзарларында булдыларяңа туган бозауларны тоту урыннары белән таныштылар. Аршиновка авылындагы 4600 савым сыерга исәпләнгән сөт комплексы OlamInternational (Сингапур) һәм «Русмолко» арасындагы стратегик партнерлык кысаларында төзелгән беренче предприятиебулды.

Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре, Пенза өлкәсендәге сөт комплексының эше белән танышканнан соң, аның үзенчәлекле якларын һәм ирешелгән югары уңышларын билгеләп үтте.

Аннары Татарстан делегациясе Түбән Моловка районының «Дамате» ГК кош итен эшкәртү заводына килде,монда күркә үстерү һәм үрчетү мәйданчыклары белән, күркә эшкәртү цехы белән танышты. Күркә итен җитештерү проекты төбәктә иң зур һәм Россиядә иң күләмлеләрдән санала, ул тулы цикллы предприятие:аның инкубаторы, кош үстерү һәм симертү мәйданчыклары, сую һәм эшкәртү заводы, азык эшкәртү заводы бар. Проект елга 60 мең тонна продукция әзерләп чыгаруга исәпләнгән. Бүгенге көндә ул катнаш азык әзерләү заводы һәм элеватор төзи башлаган, шул рәвешле компаниянең куәте арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International