Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы» I Республика фестиваль-конкурсы оештыру комитетының утырышы булды.
Тема буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе директоры Илсур Сафиуллин чыгыш ясадылар.
Утырыш йомгаклары буенча фестивальнең номинациясе расланды. I Республика фестиваль-конкурсына«Казылык» исеме астында үзебездә эшкәртелгән продукция чыгарылачак. Номинациягә танылган татар казылыгы гына түгел, ә гомумән, югары сыйфатлылык, конкуренциягә сәләтлелек таләпләренә туры килә торган һәм экологик чиста иң яхшы ит продукциясе кертелә. Фестиваль авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, кулланучыларның хокукларын, мәнфәгатьләрен һәм өстенлекләрен тәэмин итү, импортны алыштыру һәм товар базарларында республика абруен үстерүгә ярдәм итү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелә. Шулай ук чараның программасы һәм чараның сценарий планы, кандидатларны сайлап алукритерийлары, жюри составы, катнашучылардан оештыру кертемнәре күләме, приз фонды күләме һәм җиңүчеләрне сайлап алу критерийлары расланды.
Өстәмә мәгълүматны (843) 221-40-85 телефон аша алырга яисә или http://www.nationalmark.ru/konkurs/сайтында танышырга мөмкин.