Чәршәмбе нөнне, 18 майда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Кырым һәм Татарстан республикалары арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Бахчасарай районының Почтовое авылында участок ветеринария пункты төзелде.
2016 елның 19 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1690,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 95% тәшкил итә.
Бүген Зәй муниципаль районында “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Тукай” бүлекчәсе механизаторлары беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Бу елның 19 - 20 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узачак.
Бу елның 14 маенда «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ мәйданчыгында предприятиенең ачылу вакытына 3 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды.
2016 елның 18 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1653,7 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 95% тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды һәм алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Лениногорск һәм Сарман муниципаль районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
2016 елның 19 - 21 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадый саммиты узачак.