Бу елның 14 маенда «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ мәйданчыгында предприятиенең ачылу вакытына 3 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды.
«Казан» агросәнәгать паркы» ААҖенә килүчеләр өчен иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты булды, акчалата сертификатлар уйнатылды.
«Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов, узган өч ел эчендә предприятие башлангыч идеологияне авыл хуҗалыгы җитештерүенең бүгенге чынбарлыгына һәм Татарстанның кулланучылар базары спецификасына яраклаштыра алды, диде.
«Агросәнәгать паркы бүген кулланучыга да, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дә бик кирәк. Ачылу вакытыннан комплексның биләнүе күпкә артты, бүген аның тулылыгы 95 процентка җитә. Ай саен ротация үткәрелүне исәпкә алганда, бу – оптималь күрсәткеч. Бу - Агросәнәгать паркының кирәклеген һәм республика җитәкчелеге тарафыннан аны төзү буенча карарның дөрес бик вакытлы кабул ителүен күрсәтә», - дип аңлатып китте Олег Власов.
Шулай ук 700дән артык яңа эш урыннары ачылды. «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖнең тәкъдим ителә торган продукция ассортименты 25 меңгә җитә. 2015 елда комплекс мәйданчыкларында 1,2 млрд. сумлык товар сатылды, бу 2014 ел белән чагыштырганда 3 мәртәбә күбрәк. Узган елда Агропаркка йөрүчеләр саны 3,3 млн. кешедән артып китте.
Бүген «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә ай саен диярлек Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән вәкилләр килә, алар Агропаркның уңай тәҗрибәсен өйрәнәләр һәм аннары үзләрендә кулланалар.
«Нигезе салынган, төзелү этабын уздык, дип саныйм мин. 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, без үз-үзебезне тәэмин итә алдык, табыш та бар», - дип ассызыклады Олег Власов.