Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадый саммиты узачак

2016 елның 17 мае, сишәмбе

2016 елның 19 - 21 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадый саммиты узачак.

Саммитның төп темасы - халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр кысаларында дөньяикътисадының яңа архитектурасы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең финанс индустриясен үстерү перспективалары турында фикер алышу.KazanSummit 2016 эре халыкара оешмаларның, финанс институтларының, Россия Федерациясе субъектларының җитәкчеләрен, бөтен дөньяның 40тан артык иленнән дипломатик миссияләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләрен җыя.  

Эшлекле программада конференцияләр, мәгариф сессияләре, форумнар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздыру каралган.

20 майда саммит кысаларында «Казан» Халыкара ат спорты комплексында (МКСК) күргәзмә оештырыла. Анда «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ, «Питрәч» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты»ҖЧҖ, «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, «Просто молоко» ИК» ҖЧҖ, «Рамай» фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ, «Куян нәсел заводы» ЯАҖ, «Алабуга ит-консерв комбинаты» ААҖ, «Умартачылык идарәсе» ДБУ һәм башкаларның продукциясе куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International