2016 елның 18 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1653,7 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 95% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1551,3 мең га булган.
Татарстанның Азнакай, Актаныщ, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле,Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Сарман муниципаль районнарында барлык мәйданның 95%тан артыграгы чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 1026,7 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 98% (2015 елда - 1021,1 мең га). Ашлык кукурузы - 88,9 мең га яисә 87% (2015 елда - 32 мең га), силос өчен кукуруз - 126,2 мең га яисә 80% (2015 елда - 105 мең га).
Рапс 79,4 мең га яисә 68 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 39,5 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 98,6 мең га яисә фаразга карата 89% (2015 елда - 47,3 мең га).
Шикәр чөгендере 62,1 мең га яисә планнан 98% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 56,9 мең га).
Бәрәңге 5,2 мең га мәйданда яисә планнан 59% мәйданда утыртылган (2015 елда - 3 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 229 мең га яисә 85% мәйданда чәчелгән.