2016 елның 19 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1690,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 95% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1574,2 мең га булган.
Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба һәм Сарман муниципаль районнарында барлык мәйданның 98%тан артыграгы чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 1036,9 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 99% (2015 елда - 1031,7 мең га). Ашлык кукурузы - 91,1 мең га яисә 89% (2015 елда - 33,4 мең га), силос өчен кукуруз - 134,6 мең га яисә 85% (2015 елда - 110,9 мең га).
Рапс 86,1 мең га яисә 74 % мәйданда чәчелгән (2015 елда - 42,2 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 101 мең га яисә фаразга карата 91% (2015 елда - 48 мең га).
Шикәр чөгендере 62,8 мең га яисә планнан 99% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 57 мең га).
Бәрәңге 5,8 мең га мәйданда яисә планнан 66% мәйданда утыртылган (2015 елда – 3,3 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 234,6 мең га яисә 87% мәйданда чәчелгән.