Министрлыкта Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру мәсьәләрен карадылар

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе нөнне, 18 майда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныңикътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде.

Чарада Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, муниципаль районнарның финанс-бюджет палаталары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә исәпкә алуны әзерләү һәм уздыру буенча башкарылган эшләрнең йомгаклары анализланды, аны уздыруга федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләрне бүлү һәм куллану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Шулай ук күрсәтелгән субвенцияләрне айларга һәм көннәргә бүлеп тоту буенча гаризаларны ничек дөрес тутырырга кирәклеге дә аңлатылды  («2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру турында»2016 елның 29 апрелендәге № КЛ-17-1/60-РВ гарызнамә (запрос) нигезендә).

Мәгълүм булганча, гаризаларны 2016 елның 18 маена кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк иде - аннары алар Федераль дәүләт статистика хезмәтенә җибәрелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International