Кырым Республикасының Бахчасарай районында ветеринария пункты төзелде

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Кырым һәм Татарстан республикалары арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Бахчасарай районының Почтовое авылында участок ветеринария пункты төзелде.

Кырым Республикасында ветеринария пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты.

Модуль пунктта участок ветеринария табибы кабинеты, даруханә, ясалма орлыкландыру пункты, санузельбар. Татарстан белгечләре тырышлыгы белән монда эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, пункт эпизоотик иминлекне тәэмин итүгә, халыкка сыйфатлы ветеринария хезмәтләре күрсәтүгә әзер.

2014 елдан башлап Татарстанда республика программасы буенча 86 шундый объект төзелде. 2016 елда районнарда тагын 40 модуль участок пункты төзеләчәк. Объектларны төзү белән «Азнакай-Нефтемаш» ААҖ шөгыльләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International