Бүген Татарстан Республикасы Лениногорск һәм Сарман муниципаль районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Лениногорск районында бу эшкә беренчеләрдән булып «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖ мехнизаторлары керештеләр. «Мак Дон» чапкычларында - механизаторлар ИлдарШәйхетдинов һәм Илдар Шәмсетдинов, «Ягуар»да Айрат Зәйнәков үлән чаптыралар. Яшел массаны өч машина ташый.
«Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 4,2 мең гектар мәйданны били, люцерн - 400 гектаров, катнаш азык - 710 гектар, азык өчен уҗым культуралары - 500 гектар, силос өчен кукуруз - 1,5 мең гектар», - дигән мәгълүмат бирде «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖ агрономы Фәнис Шәйхетдинов.
Сарман муниципаль районында азык әзерләүгә «Нуркәй» агрофирмасы» ҖЧҖ игенчеләре беренчеләрдән булып тотындылар. Монда күпьеллык үләннәр 3 000 гектар мәйданны били. Бүген бу эшкә Даниядә җитештерелгән ике чапкыч җәлеп ителгән. Якын көннәрдә терлек азыгы әзерләүгә чыгарыла торган техниканың саны артачак.
«Сарман районында өч чабым планлаштырыла. Күпьеллык үләннәр 10 мең гектардан артык мәйданны били, кузаклылар - люцерн һәм клевер - 7 мең гектардан артык», - дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов.
Аның сүзләренә караганда, районда 9 мең тоннадан артык печән һәм 60 мең тоннадан артык сенаж әзерләү планлаштырыла.