Марат Әхмәтов Татарстанның Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында чәчү эшләренең барышын бәяләде

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды һәм алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Чүпрәле муниципаль районында министр, район башлыгы Александр Шадриков белән кыр өсләреннән очып узганнан соң, «Цильна» ҖЧҖнең күпьеллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, КФХ һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

«Гомумән алганда, кырларыгызның торышы яхшы. Район хезмәтчәннәре мул уңыш җыеп алуга зур өметләр баглый ала», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Министр быелгы һава шартларының авыл хуҗалыгы өчен уңай торуын, әмма табигать шартларына гына ышанып тормыйча, бөтен мөмкинлекне эшкә җигеп, зур җаваплылык тоеп эшләргә кирәклеген дә әйтте.

Район башлыгы Александр Шадриков министрны райондагы авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән таныштырды. Быелгы язда игенчеләр алдына 44 мең га мәйданда чәчү үткәрү бурычы куелган. «Тагын бер-ике көннән төп чәчү эшләре төгәлләнәчәк. 725 гектарда ашлык өчен кукуруз чәчелде», - дигән мәгълүмат бирде район башлыгы.

Быел район хуҗалыклары беренче мәртәбә май өчен көнбагыш үстерә башлады. Ул культура 2, 5 мең гамәйданны били. Ходай Тәгалә үзвакытында яңгыры белән җылысын гына бирсен иде. Очрашу ахырындаминистр хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде.

Тәтеш муниципаль районында министр, район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән кырларны карап чыкканнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.

«Чәчүне төгәлләдек диярлек, көздән кертелгшәнне исәпкә алып, гектарга 70 килограммга якын ашлама кертелде», - диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләрен уңай бәяләде.

«Чәчүлекләрне карау һәм үсемлекләрне яклау буенча зур эш башкарылган, өстәвенә районда явым-төшем дә җитәрлек булган. Чәчүлекләрне карау буенча эшне алга таба да дәвам итәргә, парга калдырылган җирләрне дә онытмаска кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Министр шулай ук терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча да эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкарырга өндәде.

Глава района поблагодарил Марата Ахметова за поддержку сельчан в вопросах развития сельскохозяйственного производства.

«Проблемы необходимо решать вместе. Желаю вам дальнейших успехов», - сказал министр в завершение встречи. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International