ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Оператив белешмәләргә караганда, 2016 елның 20 июленә Татарстан Республикасында 31,4 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, 112,1 мең тонна ашлык суктырып алынган, уңдырышлылык - уртача 35,7 ц/га.

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланган көннән 18 июльгә кадәр Татарстан Республикасында 24 % эре, урта һәм кече предприятиеләр буенча мәгълүмат җыелган, 30 % - микропредприятиеләр буенча, 34 % - крестьян (фермер) хуҗалыклары буенча, 54 % - авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча, 53 % -  шәһәр җирлегендә, 50 % - бакчачылык җәмгыятьләре буенча.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2016 елгы уңыш ашлыгын кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм җибәрү буенча Татарстан Республикасы икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларының хезмәт күрсәтүләренә тәкъдим ителгән бәяләр расланды.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча Алексеевск, Әлки, Спас муниципаль районнарында булды.

Татарстан Республикасы Мөслм муниципаль районында В Муслюмовском муниципальном районе уракка төштеләр. Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып«Исламов» КФХ һәм «Родные края» (“Туган яклар”) агрофирмасы” ҖЧҖ игенчеләре керештеләр, алар арыш суктыра башлады. Уңдырышлылык гектардан уртача 25 центнер тәшкил итә.

2016 елның 22 июленнән  17 августына кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы узачак.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бөртекле культуралар суктыруга керештеләр. Районда көзге бодайны урып-җыюга беренчеләрдән булып “Мәхмүтов И.Ф.” КФХ игенчеләре чыкты.  


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Печән - кыш көне терлекләрне ашату рационының иң мөһим компоненты. 

Республикада берничә еллар дәвамында фермерлыкка һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү буенча тулы бер комплекс программалар гамәлгә ашырырыла. 

Татарстан Республикасында 2016 елның 18 июленә 1492 га уңыш җыелган, 26,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 36,2 ц/га.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International