2016 елның 10-11 сентябрендә Казан шәһәрендә Төбәкара төньяк виноградчылык күргәзмәсе узачак. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Бакчачылар берлеге, «Казанская лоза» клубы оештыра.
Күргәзмәдә үз уңышларын Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре виноград үстерүчеләре күрсәтәчәк.
Күргәзмә программасында фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла, анда төрле территорияләрдә виноград үстерү тәҗрибәсе, виноградның яңа сортлары, ашламалар кертү сроклары һәм дозалары, авыруларга каршы тору мәсьәләләре каралачак.
Моннан тыш, конкурс үткәреләчәк, аның йомгаклары буенча иң яхшы виноград үстерүчеләр ачыкланачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Ферма, 2, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты Укыту-демонстрация үзәге.
Күргәзмә эше 10 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә башлана.