Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарында булды

2016 елның 9 сентябре, җомга

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарында булып кайтты.

Әтнә муниципаль районында ул Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада катнашты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башкалар йөрде.

Техникум 1966 елның маенда оешкан. 10 елдан соң ул яңа бинага күчкән. Бүген анда 555 кеше укый, болар– булачак ветеринарлар, бухгалтерлар, пешекче-кондитерлар һәм механиклар. Мөгаллимнәр саны – 36 белгеч. Кыскача программпалар буенча өстәмә белем дә бирелә.

Узган ел Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына республика авыл хуҗалыгы тармагы өчен эшчеләр һәм белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге статусы бирелгән. Булган структураны модернизацияләү максатыннан 2015-2016 елларда республика бюджетыннан биналарны капиталь ремонтлау өчен – 153 млн.сум һәм тиешле җайланмалар сатып алу өчен 27,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов башта ремонт-торгызу эшләренең нәтиҗәләре белән танышты. Алар белән уку йорты директоры Айрат Каюмов таныштырып йөрде. Башта ук Татарстан Президенты тулай торакка юнәлде. Биш катлы корпус 360 урынга исәпләнгән, читтән килгән укучылар тулысынча торак белән тәэмин ителәләр. Рөстәм Миңнеханов бүлмәләрне, шулай ук студентлар кампусы янында төзелгән спорт мәйданчыкларынкарап чыкты.

Аннары Татарстан Республикасы Президентына яңартылган уку-лаборатория корпусын күрсәттеләр.

Шуннан соң актлар залында мәгариф учреждениесе юбилеена багышланган бәйрәм концерты булды.Шунда ук аның төзелү тарихы турында сөйләделәр.

Уку йорты коллективын күренекле вакыйга белән котлау барышында Рөстәм Миңнеханов соңгы бер-ике ел эчендә монда шактый үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Техникум уңышлары Әтнә районы үсешенә бәйле, бүген район республика авыл хуҗалыгы муниципалитетлары арасында алдынгылар рәтендә, дип белдерде Татарстан Президенты.

Бу мәгариф үзәгенең төп өстенлеге, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аның уңышлы урнашуында – АПКның булачак белгечләре, теория белән бергә, авыл хуҗалыгы басуларында эшләп, кирәкле күнекмәләр алалар.

«Бүген безгә ветеринария табиблары, агрономнар, механиклар кирәк. Барысын да шәһәрләрдә әзерләп бетереп булмый: бу һөнәрләр өчен теория генә җитми, алар «җирдә» эшләп белем алуны таләп итә, – диде ул. – Без республикада шактый гына ресурс үзәкләре ачабыз. Әтнә районында авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләү үзәге – Татарстанда алдынгыларның берсе, дип әйтергә була».

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов техникумның тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шул ук көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Биектау районында булды. Аның “Бөреле” ЯАҖ кырында ул авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Президентына кәбестә белән бәрәңге уңышы турында сөйләде. Районда бәрәңге биш хуҗалыкта 600 гектар мәйданда үстерелә. Бүгенгә бәрәңге 120 гектарда җыеп алынган, уртача уңыш гектардан 200 центнер тәшкил итә, бу күрсәткеч былтыргыгакараганда түбәнрәк. “Коры җәйнең нәтиҗәсе бу”, - дип аңлатты район башлыгы.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау районында соңгы берничә елда үсемлекчелек буенча үсеш күзәтелә, дип билгеләп үтте. Аграр тармак башлыгы шулай ук республикада авыл кешеләренә ярдәм итү программаларының эшләве, шул исәптән яңа техника алганда финанслашу мөмкинлеген бирүче программа булуы хакында да әйтеп узды.

Рөстәм Миңнеханов кырлар өстеннән очып узганда эшкәртелмәгән җир кишәрлекләренең күренүенбилгеләп үтте һәм район башлыгына җирләрне эшсез тотмаска киңәш итте.

Гомумән алганда, республикада бәрәңге традицион культура санала. Татарстанда ул 150 хуҗалыкта үстерелә. Авыл хуҗалыгы культуралары җирләренең ул 8 мең гектарын тәшкил итә. Тулаем җыем 1,6 млн. тоннага кадәр җитә (орлыклык бәрәңге белән бергә), халыкны тәэмин итәр өчен 750 мең тонна кирәк.Яшелчә культураларының башкаларыннан да мул уңыш көтелә, болар: кәбетә, аш чөгендере, кишер, баш суган һәм башкалар.

«Җәйнең эссе һәм коры булуына карамастан, Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре республиканың яшелчәләргә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк. Уңыш кирәгеннән артыграк та көтелә. Иртәгә башланачак авыл хуҗалыгы ярминкәләренә килеп, кешеләр моны үзләре дә күрә алачаклар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International