Быелгы көз озакка сузылачак, дип әйтәләр, шуңа күрә Татарстан районнарының көзге чәчүлекләр хәлен яхшырту мөмкинлекләре булачак әле. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, районнар башлыклары катнашты.
«Сентябрь яңгырлары туфракны әзрәк йомшартты, әлбәттә. Әмма яңгырлар урыны-урыны белән генә ява, республиканың көнчыгыш зонасында явымнар элеккечә үк аз. Анда дымлылык әлегә 20 мм гына тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Явымнар булачак әле, бу яшелчәләрне һәм ашлык кукурузын, силос кукурузын җыюны кыенлаштырачак, дип өстәде ул. Шуңа күрә ул һәр кояшлы көннән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга тәкъдим итте.
Нотыкчы көзге чәчүлекләргә бәйле вәзгыятькә аерым тукталды: «Технологияне үтәгәндә, алар һәр елны тотрыклы һәм югары уңыш бирә. Шуңа күрә без авыл хуҗалыгы формированиеләренә бөртеклеләрнең кимендә 40 процентын көздән чәчеп калдырырга тәкъдим иттек. Республика буенча бу – 640 мең га».
Күп хуҗалыклар моңа колак салдылар һәм бары тик көзге культуралар хакына гына шактый зур уңыш җыеп ала алдылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгыконкрет мисаллар китерде. Мәс., Алексеевск районында «Красный Восток» хуҗалыгы гектардан уртача 34,9 центнер уңыш алды. Мондый күрсәткечкә көздән чәчелгән культураларның уңышлы булуы аркасында гына ирешә алдылар, аларның гектарыннан 39,6 центнер уңыш чыкты, ә сабан культуралары уңышы – бары 21 ц/га иде. Яңа Чишмә, Лаеш районнарында һәм республиканың башка районнарында да шундый ук күренеш. Шул ук вакытта, күп хуҗалыклар үз тәртипләрен үзгәртергә җыенмыйлар, диде министр. Менделеевск районында «Золотая Нива» хуҗалыгының көзге чәчүлекләр мәйданы бары тик 17 процент кына тәшкил итә, Мөслим районының кайбер хуҗалыкларында бу күрсәткеч тагын да түбән.
Мондый хәлне үзгәртеп була әле, дип саный Марат Әхмәтов: «Көзнең озаккарак сузылуы көтелә, шуңа күрә 15 сентябрьгә кадәр калган мәйданнарны чәчеп бетерергә мөмкин дип саныйбыз», – диде министр.