Республиканың Тукай муниципаль районыннан «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге уңышын җыялар

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыннан «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге уңышын җыялар. Иске Ерыклы авылы янындагы кырдагы бәрәңгене Голландиядә эшләнгән бәрәңге җыю комбайны чыгара. Аңарда Фәрхать Хәсәнов һәм Динар Садыйков эшлиләр.

«Без бөтен нәрсәне үзе башкара торган комбайнда эшлибез: ул бәрәңгене җыя, чүп-чардан чистарта, соңыннан йөк машинасына төяп тә җибәрә», – дип сөйләде Фәрхать Хәсәнов.

«Гектардан уртача уңыш – 300 центнер. Көннәр әйбәт торса, бәрәңгене җиде көндә җыеп бетерергә уйлыйбыз», – дигән мәгълүмат бирде КФХ башлыгы Миңталип Миңнеханов.

Хуҗалыкта чыгарылган бәрәңгене Чаллы шәһәренең балалар бакчаларына, мәктәпләренә таратырга, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатарга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International