2016 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә видеоконференция узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль районнары, минимстрлыклары һәм ведомстволары, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Видеоконференциядә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларныбакчачылык җәмгыятьләренең инфраструктурасына уздырылган инвентаризациянең беренчел йомгаклары белән таныштырды, нәтиҗәдә, бакчачылык ширкәтләрен төзү һәм реконструкцияләү кирәклеге ачыкланган.
Мәсәлән, 707 км керү юллары сузарга, 438 км югары вольтлы электр линияләре, 544 кече трансформаторстанцияләре, 1600 км суүткәргеч, 255 су җыю башнялары, 240 насос станцияләре, 154 скважина төзергә кирәк.
Су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, бакчалар эчендәге һәм тышкы юллар торышы мәсьәләсе дә кискен тора.
Элек бу мәсьәләләр җирләре үз балансында тора торган сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хәл ителгән. Киңәшмә барышында муниципаль районнарның бу мәсьәләләргә игътибар итмәүләре билгеләнде, алар бакчаларга керү юлларын төзүне программаларына да кертмиләр, ә, киресенчә, еш кына аларны хәтта ябалар (башбаштакланып төзегән корылмалар белән).
Шулай ук барлык бакчачылык ширкәтләренә бертөрле хас проблемалар да бар. Шуларның берсе – шәһәр эчендә урнашкан бакчачылык җәмгыятьләе өчен электр энергиясенә ташламалы 0,7 коэффициентын куллану (2,1 сум./1 КВт - 3,24 сум урынына), моннан тыш, милекчелекне рәсмиләштерү, мөлкәтне саклау һәм хокук тәртибен үтәү мәсьәләләре, рейдерлык проблемалары да кискен тора.