2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу бу елның 15 августында тәмамланды.
Аны әзерләү һәм уздыру эшчәнлеген методологик һәм оештыру яктан тәэмин итүне статистика органнары гамәлгә ашырды. Башлангыч йомгаклар ясау чорында исәпкә алынган объектларның санын төгәлләштерү буенча эш алып барылды, исәпкә алучыларның гомуми саны 1500кешедән артыграк иде.
Татарстан Республикасында барысы: 752 – авыл хуҗалыгы оешмасы, 3326 – крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм индивидуаль эшкуар, шәхси ярдәмче хуҗалык: авыл җирендә – 405983 һәм шәһәр җирендә – 42760, 1382 – гражданнарың бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре исәпкә алынды.
Барлык категория хуҗалыклардагы җирнең гомуми мәйданы 4000 мең гектардан артык, шуннан авыл хуҗалыгы оешмаларына – барлык җирнең 81,5%, КФХларга һәм ИПларга – 14,5%, авыл һәм шәһәр җирендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 3,4%, гражданнарың бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренә 0,6% туры килә.