Татарстан районнарында африка чумасын (АЧС) профилактикалау чаралары дәвам итә. Бу елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге башлыгы Нияз Дәүләтханов, «Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Василий Лысов һәм Тимерлек, Би Күле, Ялаур, Зареченский авыл җирлекләре башлыклары Нурлат муниципаль районының Чуаш Тимерлеге, Красномайский, Ялаур, Петровский, Сосновка, Төрнәс, БиКүле торак пунктларында хуҗалыкларны йөреп чыктылар.
Белгечләр гражданнарга шәхси хуҗалыкларда дуңгызларны асрау кагыйдәләре һәм дуңгызларда африка чумасын профилактикалау чаралары турында сөйләделәр. Комиссия 155 хуҗалыкта булды, аларда җәмгысе 325 баш дуңгыз тоталар.
Хуҗалыкларны карап чыгу нәтиҗәләре буенча гражданнар җыены уздырдылар һәм дуңгызларда африка чумасын профилактикалау буенча ярдәмлекләр өләштеләр.