2016 елның 9-11 сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында умартачыларның IX съезды («Умартачы.ИНФО-2016») узачак.
Чараны «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Форумга Татарстан Республикасыннан һәм илнең башка төбәкләреннән профессиональ умартачылар һәм һәвәскәрләр җыелачак. Катнашучыларга умартачылар, югары уку йортларыннан фәннәр докторлары һәм професорлар лекцияләр укыячаклар.
Съездның эш программасында түгәрәк өстәлләр, умартачылык буенча мастер-класслар, ярышлар,конкурслар һәм башка чаралар үткәрү каралган.