ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарның һәм инвесторларның үсемлекчелек тармагында быелгы эшләренә йомгаклар һәм 2017 елга планнар буенча киңәшмәләр уздыру дәвам итә. 

«Агрокөчләр» холдингы 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнә башлаган. Чәчүгә 38мең тоннадан артык төрле авыл хуҗалыгы культурасы орлыгы әзерләнәчәк.

Узган атна ахырында Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте авыл районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатын уздырды.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” грантына республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Татарстанның Кукмара муниципаль районы механизаторлары техника ремонтлыйлар һәм аны 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерлиләр.

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу узды.

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча республика авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары өчен укулар оештырылды.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.

Кичә, 12 декабрьдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов «Үзебезнең робот техникасын прототиплаштыру һәм куллануга кертү үзәге» АҖ башкарма директоры Артур Габитов белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International