Татарстан Республикасы Минзәлә районында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Узган атна ахырында Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте авыл районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатын уздырды.

Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов сүзләренә караганда, ярышлар югары оешкан дәрәҗәдә узган, чемпионатны ачу тантанасында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлхов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашкан.

Ярышларда республиканың 15 районыннан 19 команда катнашты, шул исәптән 12 – ирләр командасы һәм 7 –хатын-кызларныкы. Барлык катнашучылар саны 200дән артык кеше иде.

Ирләр командалары арасында 1 нче урынны Минзәлә районы җыелма командасы алды, 2 нче урынга Саба районы егетләре чыкты, 3 нче урында – Сарман районы җыелма командасы.

Хатын-кызлар командалары арасында 1 нче урынны Минзәлә районы җыелма командасы алды, 2 нче урынга Мамадыш районы чыкты, 3 нче урында – Буа районы җыелма командасы.

Ярышларда җиңүчеләрне кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International