Министрлыкта республика районнарындагы үсемлекчелек тармагы эше йомгаклары буенча киңәшмәләр уза

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарның һәм инвесторларның үсемлекчелек тармагында быелгы эшләренә йомгаклар һәм 2017 елга планнар буенча киңәшмәләр уздыру дәвам итә. Киңәшмәләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә кза. Бүгенгә баланс комиссиясе аша республиканың 33 районы, «Красный Восток-Агро» ИК ҖЧҖ һәм “Ак Барс” ХК» АҖ узды.

Чараларда районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәм агрохимик хезмәтләр вәкилләре катнаша.

Киңәшмәләрдә районнарның һәм хуҗалыкларның үсемлекчелек тармагындагы эшләренә йомгаклар ясала. 2017 елда бу тармакта җитештерү күләмнәрен быелга караганда 10%ка арттыру өчен тармакның үсеш нокталарын билгеләүгә һәм табуга аерым игътибар бирелә.

Чаралар йомгаклары буенча, югарыда әйтелгән максатка ирешү өчен барлык районнарга да хуҗалыклар кысаларында шундый баланс комиссияләрен үткәрергә, алардагы чәчүлек мәйданнарының структурасын оптимизацияләргә, минераль ашламалар белән тәэмин ителешне булдырырга, сортларны сайлауга игътибарны арттырырга, язгы кыр эшләрен уздыру өчен финанс ресурсларына ихтыяҗны ачыкларга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International