«Агрокөчләр» холдингы 2017 елгы чәчү кампаниясенә 38 мең тоннадан артык орлык әзерли

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

«Агрокөчләр» холдингы 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнә башлаган. Чәчүгә 38 мең тоннадан артык төрле авыл хуҗалыгы культурасы орлыгы әзерләнәчәк. Бодай, арпа, борчак, люпин, рапс, горчица, люцерна, рыжик һәм башка культуралар чәчеләчәк. Компания ихтыяҗлары өчен орлыклар Тукай муниципаль районының “кама” АФ ҖЧҖ заводында әзерләнә. Предприятиенең үзенең сортлар сынау кырлары бар, аларда 100 төрдән артыкперспективалы культуралар сортлары сынала. Завод «завод – кыр» дигән уникаль принцип буенча эшли һәм әзер орлыкларны турыдан-туры холдингның агрофирмаларына җибәрә.

«Сыйфатлы орлык материалы – булачак уңышның нигезе. Керә торган ашлыкның сыйфатына кабул итү пунктында ук тикшерү уздырыла. Аннары сайлап алынган үрнәкләр Чаллыда Дәүләт орлык инспекциясендә тикшерү уза. Завод “Cimbria” һәм “Symaga” компанияләренең заманча Европа җайланмалары белән җиһазланган. Җитештерү процессы – орлык материалын кабул итүдән алып кондициягә җиткерелгәнче саклау– тулысынча компьютерлаштырылган, – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International