Татарстанның Кукмара районы механизаторлары техника ремонтлыйлар

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Кукмара муниципаль районы механизаторлары техника ремонтлыйлар һәм аны 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерлиләр. Районда 22 ремонтлау остаханәсе бар, 83 кешедән торган 28 звено булдырганнар.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радика Саттаровсүзләренә караганда, 2016 елның 31 декабренә сабаннарны һәм культиваторларны ремонтлар бетерү планлаштырыла. Бүгенгә сабанннарның - 96%ы, культиваторларның – 60%ы, чәчкечләрнең 40%ы ремонтланган.

Мәсәлән, “Урал” АХҖКында тракторлар ремонтлыйлар. Хуҗалыкның остаханәләрендә һәм цехларынданәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган: урыннар җылы, якты һәм эшләү өчен җайлы.

«Яхшы шартларда эшлибез. Запас частьләр дә җитәрлек, әгәр ремонт өчен нәрсә булса да кирәксә, аны кыска вакытларда кайтаралар», – дип сөйләде “Урал” АХҖК механизаторы  Миңнегали Гатауллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International