“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча республика авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары өчен укулар оештырылды. Укуларда 90 кеше катнаша.
Уку курслары барышында игенчелек тармагын үстерү, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыру, авыл хуҗалыгы җитештерүен камилләштерү мәсьәләләре һәм башка темалар каралачак. Укырга килүчеләр алдында хуҗалыкларның тәҗрибәле агрономнары чыгышлар ясаячак, алар авыл хуҗалыгы культураларын – бодай, арпа, рапс, көнбагыш, кукуруз үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.
Укулар 2016 елның 16 декабренә кадәр барачак. Курслар нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларга курсларны тәмамлау турында сертификатлар бирелә